"Күбәләк" балалар бакчасы коллективы "Кояшлы ЫК" паркында чаңгыда йөри. Чаңгы шуу-кышкы чорда иң арзан физик активлык төр булып санала. Чаңгыда шуу кешенең физик эмоциональ-психик сәламәтлеге өчен зур файда китерә.иммунитет ныгый, организм кислород белән туена, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра, артериаль кан басымы җайга салына, мускулларның төрле төркемнәренә күнегүләр ясала, бәхет гормоннары эшләп чыгарыла.