ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Куңел ачу программасы "Кыш бабай илендә"...

Югары Табын авылы китапханәчесе, татар әдәбияты классигы, татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулуга багышлап, “Халык драматургы” дигән сәнгать дәресе үткәрде. Драматургның тормыш юлы белән танышканнан соң, алар Г.Камалның "Беренче театр" әсәрен сәхнәләштерделәр.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе якташ язучыбыз Факил Сафинга 65 яшь тулу уңаеннан, "Якташыбыз иҗаты" дип аталган әдәби сәгать үткәрде. Язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырылды, китап күргәзмәсе ясалды.

 Районда авыл хуҗалыгы торышына күзәтү

Рус Шуган авылы китапханәчесе, Балалар киносы көненә багышланган, "Кот-Гром" дип исемләнгән мультфильм күрсәтте.

7 гыйнвар көнне район мәдәният йортында кышкы каникул чорында балаларның ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан балалар театрлары булып узды. Биредә иң уңышлы чыгыш ясаучы Мухан авыл мәдәният йортыннан "Сәхнә", Иске Карамалыдан "Нур", Метрәйдән "Шатлык" балалар театр коллективлары чыгыш ясады.

2 гыйнвар көнне,  "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Игелек уят" отряды волонтерлары белән берлектә райондашларыбызга, кайткан кунакларыбызга һәм нәниләргә, Мөслимнең үзәгендәге Г.Тукай ис.урта мәктәп һәм лицей арасында урнашкан корд, боз белән катырылып , конькида шуарга яратучылар өчен эстафета оештырды... 


7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Үзәк китапханәдә Мөслим лицееның укучылары катнашында "Тизрәк уйла, эзлә, тап!" дип исемләнгән табышмаклар бәйгесе үтте.

Югары Табын авылы китапханәсендә  "Моң эчендә асылташ" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. 

Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, Балалар киносы көне уңаеннан, “Балалар киносы көне” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International