6 гыйнвар көнне, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Игелек уят" отряды волонтерлары белән берлектә райондашларыбызга, кайткан кунакларыбызга һәм нәниләргә, Мөслимнең үзәгендәге Г.Тукай ис.урта мәктәп һәм лицей арасында урнашкан корд, боз белән катырылып, конькида шуарга яратучылар өчен эстафета оештырды. Уенда 2 команда катнашты: "Фиксики" һәм "Комета" командасы. Эстафета кызыклы атмосферада бик күңелле үтте. Бар катнашучыларга да тәмле бүләкләр өләшенде. Барлык уенчылар да эстафетадан бик кәнагәть калдылар))) #Мизгеляшьләрүзәге #Мөслим #мөслимяшьләре#безМөслимлеләр