Югары Табын авылы китапханәсендә шагыйрь һәм драматург , Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулуга багышланган "Моң эчендә асылташ" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Китап укучылар шагыйрьнең поэмаларын искә төшерделәр. Язучы турында вакытлы матбугатта урын алган мәкаләләр белән таныштылар.