Югары Табын авылы китапханәчесе, татар әдәбияты классигы, татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулуга багышлап, “Халык драматургы” дигән сәнгать дәресе үткәрде. Драматургның тормыш юлы белән танышканнан соң, алар Г.Камалның "Беренче театр" әсәрен сәхнәләштерделәр.