Яңа Усы авылы китапханәчесе якташ язучыбыз Факил Сафиннга 65яшь тулу уңаеннан, “Талантлы язучы” дигән исем астында китап укучылар белән әдәби сәгать үткәрде. Китап күргәзмәсе оештырды, кыскача язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады.
Баланлы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә төрле кызыклы уеннар, Кыш бабай белән Кар кызы янында җыр, биюләр башкарылды, шигырьләр сөйләнде. Шулай ук үзләре ясап алып килгән рәсемнәргә урыннар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды.
Югары Табын авылы китапханәсендә "Фронтовик шагыйрь" дигән әдәби кичә үтте. Ул Фатих Кәримнең 110 еллыгына багышланды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең балачагы, тоткынлыкта һәм сугыш чорындагы иҗаты белән таныштырды. Балалар Ф.Кәримнең шигъри әкиятен укыдылар.
Тугаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә " Без тарихта эзлебез!" лозунгы астында Тугаш авылының "Тугашым - туган авылым!" музеена экскурсия оештырдылар. Биредә укучылар һәм авылдашлары авыл тарихы, татар халкының мәдәни традицияләре һәм башкалар турында мәгълүмат алдылар.
Яңа Усы авылы китапханәчесе татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист, һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Театр сәнгатенә нигез салучы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар бакчасында булды. Татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Патриот шагыйрь” исемле әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. Балалар өчен иҗат иткән “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” исемле әкиятен укыдылар һәм фикер алыштылар.
4 - 10 нчы гыйнвар көннәрендә “Музей һәм балалар” атналыгы үтә. Шул уңайдан Баек авыл китапханәчесе балаларга китапханәдә урнашкан "Авылымның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән, Баянова Ләйлә Яссировна җитәкчелегендәге музейда экскурсиядә булдылар. Музей үзенең бай тарихы һәм экспонатлары белән балаларда һәрвакыт зур кызыксынучанлык уята. Балалар бу экскурсия ярдәмендә үзләренә күп мәгълүмат тупладылар.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Тугаш авыл мәдәният йорты директоры китапханә белән берлектә Түбән Табын авылында Яңа ел бәйрәме уздырды. Бәйрәм кичәсенең кунаклары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм битлек кигән төрле геройлар иде.
Кышкы каникуллар вакытында Мөслим сәнгать мәктәбе укучыары өчен күптөрле күңел ачу чаралары оештырылды. Мисал өчен, халык уен кораллары бүлеге укучылары тау шуарга барды.