ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Тат.Бүләр авыл китапханәчесе "Һәр йортка-китап нуры!" акциясе кысаларында Сәлахетдинова Гөлсинә һәм Муллахмәтова Нәсиха апаның өендә булды, аларны яңа газета - журналлар һәм район яңалыклары белән таныштырды.
Опека һәм попечителҗлек бүлегендә опекуннардан отчетлар кабул итү дәвам итә.
Тойгелде авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән галим, дин белгече Р. Фәхретдинның 160 еллык юбилеена багышланган "Балаларга үгет-нәсыйхәт" китабы буенча әхлак дәресе үткәрде.
Яңа Усы мәдәният йортында "Искечә Яңа ел!" исемле күңел ачу кичәсе узды.
Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур әһәмият бирелә. Тәрбиячеләр иртәнге якта балалар белән берлектә гөлләргә су сибәләр, уенчык шкафларының тузаннарын сөртәләр һ.б. Балалар график нигезендә дежур торалар.
"Миләшкәй" балалар бакчасының 1 кечкенәләр төркемендә сөйләм телләрен үстерү,төсләрне, зур-кечкенә төшенчәләрен өйрәнү максатыннан балалар үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләделәр.
“Ләйсән” балалар бакчаының уртанчылар төркемендә кору эшчәнлеген бик яраталар. Кору эшчәнлегендә балаларның конструктив фикер йөртүләре, биналар төзүгә теләкләре үсә. Балалар төзелеш өчен кирәкле детальләрне сайлап алырга өйрәнәләр.
Билгеле булганча, Мөслим сәнгать мәктәбе балалар бакчаларына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да өстәмә музыкаль белем бирә.