Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур әһәмият бирелә.

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

 Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур әһәмият бирелә. Тәрбиячеләр иртәнге якта балалар белән берлектә гөлләргә су сибәләр, уенчык шкафларының тузаннарын сөртәләр һ.б. Балалар график нигезендә дежур торалар. Алар тәрбияче ярдәмчесенә иртәнге, көндезге, кичке ашауга өстәлләргә тәлинкә, кашыклар тезәргә булышалар. Тәрбиячегә эшчәнлек өчен кирәк булган барлык җиһазларны өстәлгә тезеп куярга ярдәм итәләр. Балалар шулай ук табигать почмагында да дежур торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International