ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

13 гыйнвар көнне Торыш авыл клубында Иске Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

13 гыйнвар көнне Симәк авыл мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр.

Торыш авыл клубында "Без наркоманиягә каршы" исемле тематик дискотека булып узды.

13 гыйнвар көнне Елгабаш авыл клубында Искечә Яна ел уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды.

Начар метеорологик күренешләр:

16 гыйнварда көндез, төнлә-2019 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр, күз күреме 500 метрга кадәр начарайган буран, бозлавык, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, урыны белән 23 м/с кадәр, юлларда кар көртләре барлыкка килү.

Болытлы.      

Төнлә кар; көндез кар, юеш кар, урыны белән көчле.

Урыны белән бозлавык.

Җил төнлә көньяктан секундына 6-11 метрга кадәр; көндез көньяк-көнчыгыштан 9-14 метрга кадәр, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр.  

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8, көндез максималь 0..5.

Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килү.

"Бинаны һәм территорияне иң яхшы бизәү"район конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр, шул исәптән безнең "Күбәләк" балалар бакчасы да, ТР Мөслим муниципаль районы башлыгы сертификаты белән бүләкләнделәр.

Бүген, Советлар Союзы Герое Днепров Петр Алексей улына 100 яшь тулу уңаеннан, Мөслим гимназиясе укучылары өчен музей дәрес үтте

13 гыйнвар көнне Бәкәбез авылы клубында Искечә Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Күңелле конкурслар белән кызыклы программа тәкъдим ителде.

"Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме  балалары суган утырту белән шөгыльләнәләр һәм суганны көн дә су сибеп үстерергә уйлыйлар.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International