Билгеле булганча, Мөслим сәнгать мәктәбе балалар бакчаларына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да өстәмә музыкаль белем бирә. “Фантазия” дип исемләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларга эстетик тәрбия һәм өстәмә музыкаль белем бирү төркемендә бүген 30га якын бала шөгыльләнә. Нәниләр кече, урта һәм өлкән төркемнәргә бүленеп, курай, бию, музыка грамотасы, рәсем сәнгате кебек дәресләрдә шөгыльләнә. Рәсем сәнгате бүлегендә балаларга төрле кул эшләнмәләре ясарга да өйрәтәләр. Узган атнада рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Рәмзия Батыйрова җитәкчелегендә “Фантазия” төркемендә шөгыльләнүчеләр менә шушындый рәсемнәр иҗат итте.