ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

   "Миләшкәй"балалар бакчасы педагоглары балаларның вак моторикасын үстерү буенча даими эшлиләр.

“Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар  гимнастик күнегүләр ясыйлар. Бакчада балаларның физик үсешенә зур урын бирелә.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Исәнсеф авыл клубында Иске Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Күңелле конкурслар һәм концерт номерлары белән кызыклы программа тәкъдим ителде.

Кызганыч, соңгы вакытта каты авырудан җәфа чигүче сабыйлар саны арта бара. Мөслимлеләр арасында да бала тормышына турыдан туры йогынты ясаучы каты авыру белән көрәшүчеләр бар.

Тогаш авыл мәдәният йорты директоры балалар һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Тогаш авылының «Тогаш - туган авыл " музеена экскурсия оештырды!.

   Үзәк китапхнә хезмәткәре Аграр көллияте студентлары өчен ТАССРның 100еллыгы уңаеннан «История Татар» дигән исеме астында патриотик дәрес һәм китапларга күзәтү үткәрде. Очрашу барышында китапханәче презентция күрсәтте, китап һәм журналлардан статьялар белән таныштырды.

   Үзәк китапханә хезмәткәрләре туган як музее белән берлектә Сотетлар Союзы Герое Петр Днепровның тууына 100ел тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 8 Б сыйныф укучылары брейн-ринг интеллектуаль уены үткәрде. “Убойная сила” һәм “Геройлар” командалары арасында дуслык җиңде.

Бүген 16 гыйнвар көнне «Мөслим яшьләре " кубогына алкалы хоккей буенча ярышлар узды.

   Үзәк китапханәдә «Мин кулыма китап алам» акциясе старт алды. Аның кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге икенче мәктәпкә барып,  һәр укучы һәм укытучыга китапханә фондында булган китапларны алу, яки тапшыру мөмкинлеге тудырылды.

Советлар Союзы Герое Днепров Петр Алексей улына 100 яшь тулу уңаеннан,музей  хезмәткәрләре үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Тукай мәктәбе 8 “Б“ сыйныфы укучылары өчен “Брейн-ринг” уены үткәрделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International