ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Без "Олы тәнәфестә"...

Югары Табын авылы китапханәсендә "Дан һәм үлемсезлекнең 900 көне" дип аталган батырлык дәресе үтте. 

Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 6нчы сыйныф укучылары, аграр көллият студентлары өчен "Подвиг Ленинграда" дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде.

Елгабаш авыл китапханәчесе китап укучылар белән «Без- Ленинград балалары» дип исемләнгән әнгәмә үткәрде. 

Елгабаш авылы китапханәчесе Краснояр күчмә китапханәсендә, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Кунаклар хикәя, шигырьләр укып, үзара анализ ясадылар. Мондый күрешү аларга бик ошады.

Баек авылы китапханәчесе студентлар белән очрашу үткәрде. Алар мәктәп елларында китапханәгә йөрүләрен, китаплар укуларын искә алдылар. Студентларыбыз китапханә белән, яңа кайткан китаплар, журналлар  белән таныштылар.

Яңа Карамалы авыл клубында Студентлар көненә багышланган куңел ачу кичәсе утте. Яшьләрне бәйрәм белән котлаганнан соң, кызыклы уеннар уйналды, башваткычлар чишелде.

Рус. Шуган авыл мәдәният йортында «Татьянин день - день студента» исемле дискотека узды.

Тоигелде авыл мәдәният йорты директоры Ленинград блокадасына-75 еллыгына багышлап класс сәгате уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International