Батырлык дәресе.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Югары Табын авылы китапханәсендә "Дан һәм үлемсезлекнең 900 көне" дип аталган батырлык дәресе үтте. Ул Ленинград шәһәренең блокададан азат ителүенә 75 ел тулуга багышланды. Китапханәче китап укучыларга Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең блокада вакытындагы тормышы, көрәше һәм ныклыгы турында сөйләде. 871 көн дәвам иткән бу мәхшәрдә 2 миллионнан артык кешенең гомере өзелә. 1944 елның 27 гыйнварында шәһәр тулысынча фашист гаскәрләреннән азат ителә. 
Ленинград кызы Таня Савичеваның көндәлеге турындагы презентация китап укучыларга бик көчле тәэсир итте...
Бу сугышта катнашкан авылдашлары булу да балаларда горурлык хисләре уятты. Дәрес ахырында бер минут тынлык игълан ителде. 
Чарада Җирле үзидарә башлыгы Р.Ш.Кыяметдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International