ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Михайловка авыл китапханәчесе язучы П. Бажовка багышланган "Радуга сказов Бажова" дип исемләнгән чара үткәрде.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Яңа Карамалы авыл клубы мөдире Яңа Карамалы авылында Скандинав йөреше буенча "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"  дип исемләнгән чара оештырды. Авыл халкы бу чарада бик актив катнашты һәм канәгать калды.

Гыйнвар аенда өч балабыз бәлигълык чорына җитеп олы тормыш юлына озатылды.

Яңа Усы авылы китапханәсендә язучы Петр Павлович Бажов иҗатына багышланган “Уральской старины сказитель» исемле әдәби сәгать үтте. Китапханәче укучыларга язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды, сорауларга җаваплар алды.

Метрәй авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә ,Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан, "Сакта һаман, хәтер сагында!" исемле әдәби кичә үткәрде. Кичә батырлык турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан үткәрелде, китап күргәзмәсе оештырылды, соңыннан элеге вакыйга турында видео мәгълуматлар каралды.

Тугаш авылы китапханәчесе " Бөек Ватан Сугыш тарихында Ленинград блокадасы – иң аяз вакыйгаларның берсе" дип исемләнгән Ленинград блокадасының 75 еллыгына багышланган тематик әңгәмә үткәрде. Шулай ук "Непокоренный Ленинград"китап күргәзмәсе дә оештырды.

Метрәй авыл китапханәчесе якташ язучыбыз Факил Сафинның 65 яшьлек юбилее уңаеннан "Чаба гомер аты..." исемле әдәби кичәдә нәфис сүз конкурсына 5 нче сыйныф укучысы Д.Цыпленков белән катнашты.Дмитрий "Тәмле сүзләр" шигыре белән чыгыш ясап , кичәдә актив катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде.

Ташлыяр авылы китапханәчесе Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Мөслим-безнең йөрәкләрдә" исемле китабына презентация үткәрде.

Рус. Шуган авыл мәдәният йорты директоры Ленинград блокадасына-75 еллыгына багышлап класс сәгате уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International