Бүген, 29 гыйнвар көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим лицеенда башлангыч сыйныф укучылары өчен зур тәнәфестә хәрәкәтле уеннар үткәрделәр. Беренче сыйныф укучыларының дәресләре озак дәвам итмәсә дә, сабыйлар барыбер арырга өлгерәләр. Ә тәнәфес-ул, ниһаять, ял итәргә һәм уйнарга мөмкин булган иң көтелгән вакыт сабыйлар өчен.Нинди генә дәрес булуына карамастан балалар алҗый аларга хәрәкәт кирәк була башлый. Һәр мәктәптә тәнәфес башлангач, күп кенә балалар коридорга чыга һәм йөгерә башлый, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары.. Дежурлар аларны туктатырга омтыла, аларга кисәтүләр ясый, ләкин озакка түгел. Ә ял итәргә , тәнәфестә актив хәрәкәт итәргә, киләсе дәрестә уңышлы уку өчен, шулай ук безнең сәламәтлегебез торышына кирәк. Шушы максаттан «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Крокодил»уенын үткәрделәр. Балаларга аларның иптәшләрен түгел, ә мимик һәм ишарәләр белән күрсәткән хайваннарны тану бик кызыклы булды! Барысы да яңа көч һәм яхшы кәеф белән үзләренең сыйныфларына дәрескә таралыштылар.