ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Кояшкай" балалар бакчасында "Засветись. Стань заметней на дороге" акциясе булып узды 

Уртанчылар төркемендә "Балалар - гаиләнең көзгесе" темасына ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта 26 әти-әни катнашты.

Бүген бакчабызда язны каршы алу - Нәүрүз бәйрәме  узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә командалары көч сынаштылар. Ахырда, Кыш бабай Нәүрүзбикәгә юл биреп саубуллашты. Балалар бәйрәмдә тәмле ризыклар белән сыйландылар.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан "Юлда да акыл кирәк" дип исемләнгән уен-бәйге үтте. Чарадан соң ““Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе начальнигы Ситдыйкова А.Р. зурлар һәм әзерлек төркемнәре балалары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча "Бияләй" темасына шөгыль үтте. Балалар татар халкының кул эшләре белән таныштылар, татар бизәкләрен аерырга өйрәнделәр. 


23
март, 2021 ел
сишәмбе

"Кояшкай" балалабакчасының кечкенәләр төркемендә кыстыргычлар белән уеннар 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары, әти-әниләре белән берлектә, кечкенә китапчыклар ясадылар.


21
март, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бакчабызда "Кечкенә китапчыклар бүләк ит" акциясе уздырылды. Балалар әти- әниләре белән берлектә төрле темаларга кечкенә китапчыклар алып килделәр.

 

"Кояшкай" балалар бакчасында "Сак булыгыз, юка боз" темасына әңгәмә уздырылды 


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм гимназиянең 1А сыйныфы укучылары арасында "Балалар бакчасындагы уңыштан - мәктәптәге уңышка" проекты кысаларында  "Күңелле стартлар" исемле спорт чарасы оештырылды. Бакчабызның "Күбәләк" командасы "Иң җитезләр" номинациясендә җиңү яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International