Кечкенәр төркеме балаларының яратып уйный торган уеннарының берсе- кыстыргычлар белән уеннар. Алар мавыктыргыч һәм кызыклы гына түгел, файдалы да. Мондый уеннарда вак моторика үсеш ала, бу исә үз чиратында сөйләм үсешенә дә ярдәм итә. Кыстыргычлар белән уен вакытында баш мие тамырында хәрәкәт итү һәм сөйләм үзәкләре янәшә урнашкан һәм бер-берсенә тәэсир итәләр.