"Кояшкай" балалар бакчында "Засветись. Стань заметней на дороге" акциясе узды

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Безнең балалар бакчасында " Юлда сизгер бул!» акциясе булып узды. Акциянең максаты-җәяүлеләрне киемнәрендә һәм рюкзакларында яктылык кайтаручы элементларны- «куркынычсызлык маячклары» кулланырга өндәү. Бу акциядә безгә "Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе начальнигы Ситдыйкова А.Р. булышты, балалар яктылыкны кире кайтаручы билгеләр турында шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук акциядә "Стань заметней" фотоконкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы да булып узды. Акция ахырында барлык катнашучыларга да  яктылык кайтаручы элементлар һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча буклетлар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International