Бүген бакчабызда язны каршы алу - Нәүрүз бәйрәме узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә командалары көч сынаштылар. Ахырда, Кыш бабай Нәүрүзбикәгә юл биреп саубуллашты. Балалар бәйрәмдә тәмле ризыклар белән сыйландылар.