Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан "Юлда да акыл кирәк" дип исемләнгән уен-бәйге үтте. Чарадан соң ““Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе начальнигы Ситдыйкова А.Р. зурлар һәм әзерлек төркемнәре балалары белән профилактик әңгәмә үткәрде.