Шуганка авыл китапханәчесе инициативасы белән Шуганка авылының “Без!” исемле активистлар хәрәкәте егет-кызлары "Язгы игелек атнасы”ның икенче көнен “Бергә атлавы күңелле!” дип атадылар. Өлкән сыйныф укучылары “Каенкай” балалар бакчасы балалары белән хәрәкәтле уен оештырдылар. Ә башлангыч сыйныф укучылары җәйге каникулларга кадәр үртәшмәскә, сугышмаска һәм кызларның чәчен тартмаска тантаналы рәвештә вәгъдә бирделәр.