Мәрхәмәтле башлангычлар көне”

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Мөслим муниципаль районы Шуганка авылының “Без!” исемле активистлар хәрәкәте егет-кызлары Бөтенрәсәй игелек акциясе язгы эстафетасын кабул итүләрен хәбәр итәләр. Алар ” Язгы игелек атнасы” кысаларында атналык план кабул иттеләр. 20 апрельдән 27 апрельгә кадәр һәр көн берәр игелек темасына багышланган. Шуганка авыл китапханәчесе инициативасы белән 20 апрель – “Мәрхәмәтле башлангычлар көне” дип игълан ителде. Оештыручылар атналык план белән таныштырдылар, флешмоб оештырдылар. Катнашучылар көн буе яхшы сүзләр генә сөйләргә, игелекле эш эшләргә бурыч алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International