ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Урамда игътибарлырак булыгыз! Түбәдә җыелган кар массасының җыелуы бик куркыныч!

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:


Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

2026 елның 11 февралендә 18 сәгатьтән 12 февралендә 18 сәгатькә кадәр

     2026 елның 12 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 18 м/с кадәр).

7 февраль көнне Башкортостан Республикасының Яркәй авылында мини-футбол буенча ярышлар узды.

10
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык смартфоныгызда: чиратсыз һәм шалтыратуларсыз йорт белән идарә итегез!

Доходларны вакытында декларацияләгез! Моны ничек эшләргә – листовкада укыгыз.

11.02.2026 елга ашыгыч кисәтү

8 февральдә Әлмәттә "Татарстан Бадминтон өметләре"ярышларының зона сайлап алу этабы уздырылды. Ярышларда Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 2014-15 нче елгы, 2016 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге 110 бадминтончы катнашты. 2016 нчы елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында Әмир Габидуллин 5 нче урынны алды. 2016 нчы елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында Гарипова Алия 7 нче урынны алды. 2014-15 нче елгы яшүсмерләр арасында  Ханов Ранис 3 нче урынны алды. Команданың тренерлары: Ханов Инсаф, Гыйздуллина Гөлназ.

05-07 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2012-2013 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге уздырылды. "Яшьлек" Спорт мәктәбендә шөгыльләнуче 9 көрәшче егетебез Мөслим данын яклап көч сынаштылар. Команда беренчелегендә киеренке көрәштә 50 команда арасыннан 15 нче урынны яуладылар. Шәхси беренчелектә 65 кг авырлыгында Латыйпов Динар 3 нче урынны яулады. Көрәшчеләребез Татарстан беренчелегендә бик матур алымнар белән оста көрәш, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Көрәшчеләрнең тренерлары: Садретдинов Ленар , Фаттахов Расил. Әфарин егетлэр!

6 нчы февраль көнне Габдулла Тукайның тууына 140, Муса Җәлилнең тууына 120 еллыгына багышлан "Яшьлек" спорт мәктәбенең бадминтон буенча шәхси беренчелеге уздырылды. 2016 нчы елгы кызлар арасында 1 урынны Гарипова Алия, 2 нче уынны Садретдинова Әминә яулады. 2016 нчы елгы малайлар арасында 1 урынга Габидуллин Әмир, 2 нче урынга Шәвәлиев Шамиль лаек булды. 2014-2015 нче елгы кызлар арасында 1 урында Гарипова Зилә, 2 нче урында Мухаметова Камила, 3 нче урында Назипова Зарина. 2014-15 нче елгы малайлар арасында 1 нче урынны Ханов Ранис, 2 нче урынны Габидуллин Камиль, 3 урынны Абдуллин Марсель һәм Сахипъяров Камиль алды. Шәхси беренчелектә җиңгән һәм призлы урыннар алган яшь бадминтончыларыбыз 8 нче февраль көнне Әлмәт шәһәрендә зона ярышларында катнашачак. Спортчыларыбызга уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International