8 нче февраль көнне Әлмәт шәһәрендә " Татарстан бадминтон өметләре " ярышының зона сайлап алу этапы уздырылды.

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

8 февральдә Әлмәттә "Татарстан Бадминтон өметләре"ярышларының зона сайлап алу этабы уздырылды. Ярышларда Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 2014-15 нче елгы, 2016 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге 110 бадминтончы катнашты. 2016 нчы  елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында Әмир Габидуллин 5 нче урынны алды. 2016 нчы елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында Гарипова Алия 7 нче урынны алды. 2014-15 нче елгы яшүсмерләр арасында  Ханов Ранис 3 нче урынны алды. Команданың тренерлары: Ханов Инсаф, Гыйздуллина Гөлназ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International