Казан шәһәрендә үткәрелгән 2012-2013 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге нәтиҗәләре.

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

05-07 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2012-2013 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге уздырылды. "Яшьлек" Спорт мәктәбендә шөгыльләнуче 9 көрәшче егетебез Мөслим данын яклап көч сынаштылар. Команда беренчелегендә киеренке көрәштә 50 команда арасыннан 15 нче урынны яуладылар. Шәхси беренчелектә 65 кг авырлыгында Латыйпов Динар 3 нче урынны яулады. Көрәшчеләребез Татарстан беренчелегендә бик матур алымнар белән оста көрәш, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Көрәшчеләрнең тренерлары: Садретдинов Ленар , Фаттахов Расил. Әфарин егетлэр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International