6 нчы февраль көнне Габдулла Тукайның тууына 140, Муса Җәлилнең тууына 120 еллыгына багышлан "Яшьлек" спорт мәктәбенең бадминтон буенча шәхси беренчелеге уздырылды. 2016 нчы елгы кызлар арасында 1 урынны Гарипова Алия, 2 нче уынны Садретдинова Әминә яулады. 2016 нчы елгы малайлар арасында 1 урынга Габидуллин Әмир, 2 нче урынга Шәвәлиев Шамиль лаек булды. 2014-2015 нче елгы кызлар арасында 1 урында Гарипова Зилә, 2 нче урында Мухаметова Камила, 3 нче урында Назипова Зарина. 2014-15 нче елгы малайлар арасында 1 нче урынны Ханов Ранис, 2 нче урынны Габидуллин Камиль, 3 урынны Абдуллин Марсель һәм Сахипъяров Камиль алды. Шәхси беренчелектә җиңгән һәм призлы урыннар алган яшь бадминтончыларыбыз 8 нче февраль көнне Әлмәт шәһәрендә зона ярышларында катнашачак. Спортчыларыбызга уңышлар телибез!