Балалар язучысы бездә кунакта.
Ходай сезгә бердә җәлләмичә
Ике нәрсә биргән тиң санап
Беренчесе аның-изге күңел
Икенчесе-якты зур талант.
Бу шигьри юллар үтә дә тыйнак, һәръяклап үрнәк, һәрвакыт ниндидер уй - хыяллар белән янып йөрүче, күпкырлы талант иясе Мөҗәһит абый Әхмәтҗановка багышлап язылган кебек. Дөрестән дә, аның кешене сокландырырлык талантлары аз түгел. Ул балалар ярата торган укытучы булуы өстенә, күп төрле һөнәргә дә ия: төрле уен коралларында өздереп уйнавы, шамаилләр остасы, балаларга гарәп графикасын өйрәтүе, гаиләнең шәҗәрәсен, туган авылы - Түрешен энциклопедиясен төзүе, гаиләдә акыллы, кайгыртучан, таләпчән әти булуы белән бергә ул безнең балаларның яраткан шагыйре дә. 30 гыйнвар көнне бездә кунакта Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов булды! Мөҗәһит абый безне кыскача гына тормыш юлы белән таныштырып,үзенең шигыйрьләрендә укып узды!Шулай ук өздереп курай да уйнап радиотыңлаучыларыбызны таң калдырды! Ә бүгенге көндә Мөҗәһит Әхмәтҗанов инде лаеклы ялда.Ләкин аңа карамастан ул кул кушырып ойдә ятмый, ә районыбызның төрле чараларында актив рәвештә катнаша ,шулай ук шушы көннәрдә генә районның Иҗтимагый советның яңа составы сайланды.Шунсы сөендерә яңа составта Мөҗәһит Әхмәтҗанов да бар ! Мөҗәһит Әхмәтҗанов “тылсымлы” коегыз саекмасын, тагын да яңадан-яңа шигыйрьләрегез белән укучыларыгызны озак еллар сөендереп яшәргә язсын дип без тапшыруыбызны төгәлләдек!