Югары Табын авылы китапханәсендә Интернет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында мәктәп укучылары өчен "Куркынычсыз интернет" тәрбия дәресе үтте. Китапханәче балаларга социаль челтәрләрдә нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын аңлатты. Төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртте. Укучылар бик игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.