Казан шәһәрендә үткән Россия күләм олимпиадаларның региональ этабында Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Р. ( укытучысы- Әхмәтов Р.А.) ; Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Абдуллин Р. ( укытучысы - Башаров И.И.); Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Вәҗетдинова А. ( Мирзаянов А.Г.) ОБЖ фәненнән призлы урыннарга ия булдылар.
Мәллә-Тамак авылы китапханәчесе, Халыкара туган тел көне уңаеннан, "Туган телем-серле тел" исемле китап күргәзмәсе ясады.
"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге.Балаларны фикерләрен 2-3 сүздән торган җөмләләр белән белдерергә өйрәтү, гигиена күнекмәләре тәрбияләү.Сенсор тою сәләтләрен үстерү шулай ук бу яшь балалары өчен бик тә мөһим.
9 нчы февраль көнне Сикия авыл клубында теннис буенча һәвәскәрләр уеннары узды.
15 нче февраль – Герой шагыйребез Муса Җәлилнен туган көне, шул уңайдан Тукай мәктәбе 5, 6 сыйныф укучылары өчен “Муса Җәлил –герой шагыйрь” дип исемләнгән чара үтте
Баек авыл мәдәният йортында " Экстремизмга һәм терроризмга-юк "темасына танып-белү сәгате узды.
Район мәдәният йорты коллективы " Россия чаңгы юллары - 2019 "ярышларында актив катнашты.
Михайловка авыл мәдәният йортының "Рябинушка" халык фольклор ансамбле 10 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә XXVIII ачык рус хор музыкасы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре А. В. Котковага багышланган фестивалендә катнашты.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" район смотр-конкурсы кысаларында Иске Карамаля һәм Яңа Карамалы авыл үзешчәннәре иҗатының отчет концерты булып узды.