Кичә, 12 февраль көнне, Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә инглиз теле берләшмәсендә ата-аналар өчен ачык дәрес үтте. Укучылар әниләре белән төрле биремнәр эшләделәр, уйнадылар, сорауларга җавап эзләделәр, табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр. Түгәрәк кызыклы һәм мавыктыргыч, ин мөһиме - файдалы үтте. Шушындый форматтагы дәресләр киләчәктә дә уткәреләчәк.