Үзәк балалар китапханәсендә "Ләйсән" балалар бакчасы кунакта булды. Китапханәче нәниләр өчен Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Муса абый-балаларның якын дусты» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм китаплары белән таныштылар , соңыннан "Кызыл ромашка" шигыре укылды, китапларына күзәтү үткәрелде.