ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Яңа Усы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Изге Вәли көне" дип исемләнгән тематик кичә узды.

13 февраль  көнне  булып үткән  Иске Карамалы авыл җирлегенең  смотр- концерты   программасында тәрбиягә бала алган гаиләләребез  дә балалары белән берлектә катнашты.

"Мизгел» яшьләр үзәгендә Мөслим районының 5 елга социаль программасын кабул итү буенча район иҗтимагый тыңлаулары узды.Тыңлауларда безнең район яшьләре дә, "Игелек уят" отряды волонтерлары да катнашты.

Уку-укыту планы нигезендә Мөслим сәнгать мәктәбендә еш кына ачык дәресләр, мастер-класслар оештырыла. Әлеге чараларның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, укытучыларның методик эшен яктырту, яшь укытучыларга ярдәм итү. 

17 февральдә " Кояшлы Ык «яр буенда (чаңгы базасы) биатлон буенча спартакиада узды.
16 февраль көнне авыл җирлекләрендә Спартакиада узды.

15 нче февраль көнне Бөгелмә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе исемендәге 14 нче татар гимназиясендә Һади Атласи исемендәге укулар үтте. Әлеге укуларда районыбыз мәктәпләреннән укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 елның 17 февраленә
2019 елның 16 феврале 18 сәгатьтән 17 февраль 18 сәгатькә кадәр


Аязучан болытлы һава.  
Күпчелек районнарда кар, юеш кар.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Көндез кайбер районнарда буран, бозлавык. 
Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчү белән секундына 5-10 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.   
Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -2..- 7, аязган вакытта-11гә кадәр .º  Көндез максималь һава температурасы 0..-5 .º  
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

15  нче февраль көнне район мәдәният йортында Крәш Шуран авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" смотр-конкурсының  концерты булып узды.

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында 9-10 сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дигән квест-уен үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International