Уку-укыту планы нигезендә Мөслим сәнгать мәктәбендә еш кына ачык дәресләр, мастер-класслар оештырыла. Әлеге чараларның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, укытучыларның методик эшен яктырту, яшь укытучыларга ярдәм итү.
Узган атнада халык уен кораллары бүлеге укытучысы Дилбәр Салихҗанова шундый мастер-класс күрсәтте. “Балалайка һәм домра сыйныфында заманча укыту алымнары куллану” дигән тема астында узган чара бик күп укытучыларның югары бәясен алды. Дилбәр Салихҗанова,хактан да, кече сыйныф укучылары өчен кулланырга мөмкин булган заманча технологияләр белән эшләү ысулларын күрсәтте. Иң мөһиме – әлеге ысуллар урында ук үз нәтиҗәсен күрсәтте.