ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

"Күбәләк"балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Фәнгә беренче адымнар" проект эшләре конкурсында катнаштылар.Бүген сайлап алу туры булды.Нәтиҗәләр буенча конкурста катнашкан балалар икенче турга үтте.Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Баланлы авыл мәдәният йортында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган викторина булып узды.

"Күбәләк" балалар бакчасында көн саен иртәнге гимнастика үткәрелә.Иртәнге гимнастика-ул авыруларны сәламәтләндерү һәм профилактикалау чараларының берсе. Даими рәвештә гимнастика белән шөгыльләнә торган балаларның йокы торышы югала, күңел күтәренкелеге хисе уяна, эмоциональ күтәрелеш башлана, эшкә сәләтлелек арта. Гимнастика музыка белән үрелеп бара, ул балаларның хисләренә яхшы йогынты ясый, аларда яхшы кәеф тудыра.

 “Мөслим туган як музее”нда Тукай мәктәбе 5 нче сыйный укучылары өчен  Әфганстан җиреннән соңгы солдат чыгуга 30 ел тулу уңаеннан “Әфганстан җилләре” дип исемләнгән музей дәресе үтте

Елгабаш авыл клубында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән тематик кичә узды.

Әфганстан территриясеннән чикләнгән Совет гаскәрләрен контингентын чыгаруга 30 ел тулуга багышланган митинг.

 

Шуганка авыл мәдәният йортында әфганчыларга «Афган җиле кабат исмәсен» дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды. Үзешчән сәнгать коллективы Р. Батулланың "Кичер мине, әни"спектакленең өзеген күрсәтте.

   Үзәк китапханә хезмәткәре  Мөслим гимназиясенең 10-нчы сыйныф укчылары һәм Аграр коллияте студентлары  өчен Муса Җәлил иҗатына багышланган "Жизнь, отданная борьбе" дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, авторның китапларына күзәтү ясады, "Моабит дәфтәре"ннән шигырьләр укылды.

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Изге Вәли Көне уңаеннан "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән уен-викторина булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International