15 нче февраль көнне Бөгелмә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе исемендәге 14 нче татар гимназиясендә Һади Атласи исемендәге укулар үтте.

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

      15 нче февраль көнне Бөгелмә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе исемендәге 14 нче татар гимназиясендә Һади Атласи исемендәге укулар үтте. Әлеге укуларда районыбыз мәктәпләреннән укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Мөслим гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Әхмәтҗанова  (җитәкчесе Г.М.Мирзамуратова), Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Әхмәтҗанова (җитәкчесе Г.И.Җәлилова), Баланлы мәктәбеннән Айнур Хәсәнов (җитәкчесе З.Н.Шәнгәрәева) 3 нче дәрәҗә диплом, Тат Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Илюзә Фазлыева (җитәкчесе В.М.Шаева) катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International