ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчесе Хәбибуллина Алия балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында Муса Җәлил исемендәге VII Региональ фәнни-гамәли конференциядә катнашты,ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә,Туган тел көненә һәм Россия Федерациясендә театр елына багышланган иде һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм-иртәсе узды. Балалар шигырьләр, җырлар җырладылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Балаларның әтиләре дә читтә калмады.Алар шулай ук барлык конкурсларда да актив катнаштылар.Чара балаларның һәм ата-аналарның уртак бәйрәмнән уңай эмоциональ кичерүләрен булдыруга ярдәм итә.

   21нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан игълан ителгән шигырь конкурсының йомгаклау өлеше, бүген Үзәк китапханәдә "Иң татлы тел - туган тел" дигән исеме астында әдәби-музыкаль кичә итеп үтте. Райондашларыбыз үзләренең иҗат җимешләрен укыдылар, аларга истәлекле бүләкләрдә тапшырылды.

   "Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында Үзәк китапханәдә татар эстрадасының танылган артисты Әбри Хәбриев кунакта булды. Концертка ике билет уйнатылды, килгән тамашачыларның бер соравы да җавапсыз калмады.

Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларда социомәдәни компетентлык формалаштыру аша укучы шәхесе үсешенә йогынту ясау” темасы астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары узды.

19 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Яр Чаллы шәһәренең 30 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында К.Сибгатуллинга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

19 февраль көнне "Сүнмәс дәрт" клубы ветераннары Иске Әлмәт авыл мәдәният йортында үзләренең концерт программалары белән чыгыш ясадылар.

19 февраль көнне "Сүнмәс дәрт" клубы ветераннары Тугаш авыл мәдәният йортында үзләренең концерт программалары белән чыгыш ясадылар.

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты директоры «30 –летие вывода войск из Афганистана» исемле кичәдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International