19 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Яр Чаллы шәһәренең 30 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында К.Сибгатуллинга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

19 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Яр Чаллы шәһәренең 30 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында К.Сибгатуллинга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Мөслим районы татар теле, әдәбияты укытучылары һәм укучылары  конференция кысаларында Кама буе язучыларына багышланган “Туган ягым - моң бишегем”, “Ана җылысы – кояш җылысы”, ”Тел язмышы –милләт язмышы” секцияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Рушания Дәүләтова, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Гөлнар Нәҗмиева һәм Дилбәр Гарифуллина, Баек төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Лира Латыйпова, Түбән Табын интернат-мәктәбеннән Зөлфия Вәлиева, Инсөя Шәрипова, Халидә Галимҗанова, Рушания Әхмәтҗанова, Мари Бүләр төп  гомуми белем бирү мәктәбеннән Зилә Шәйхуллина, Лениза Хәсәнова, Лилия Гыйлфанова II һәм III  дәрәҗә Дипломнарга лаек булдылар. Шулай ук бу язучыларга карата презентация һәм видеоязмалары белән чыгыш ясаган Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф  укучысы Айсылу Шәйдуллина (фәнни җитәкчесе -  Гыйлфанова Л.М.) һәм Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 7 нче сыйныф  укучысы Зөһрә Минһаҗева (фәнни җитәкчесе -  Дәүләтова Р.Ф.) III  дәрәҗә Дипломнарга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International