Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларда социомәдәни компетентлык формалаштыру аша укучы шәхесе үсешенә йогынту ясау” темасы астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары узды. Семинарда мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр, Туган тел көненә багышланган чаралар күрсәттеләр. Шулай ук мастер-класс каралды, кызыклы яңа методик алымнар педагогик аукционы узды.