Сәнгать мәктәбе укучылары - Халыкара "Сандугач - Соловей" конкурсы лауреатлары

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

       23-24 февраль көннәрендә казан шәһәрендә “Сандугач – Соловей” дип исемләнгән IV Халыкара җыр башкаручылар конкурсы булып узды. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева исемен йөртүче әлеге конкурста Мөслим сәнгать мәктәбе укучысы Диләрә Хәйруллина да катнашты. Диләрә жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулап, конкурсның 2нче дәрәҗә лауреат дипломын алып кайтты. Аның укытучысы Гөлназ Йосыпова конкурсның Рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International