2 март көнне Универсаль спорт залында авыл җирлекләре арасында финал Спартакиадасы булып узды

2019 елның 4 марты, дүшәмбе
2 март көнне Универсаль спорт залында авыл җирлекләре арасында финал Спартакиадасы булып узды, анда 4 команда катнашты, болар-Метрәй авыл җирлеге, Әмәкәй авыл җирлеге, Вәрәшбаш авыл җирлеге, Рус Шуган. Ярышлар волейбол ( хатын-кызлар, ирләр), өч төр ярыш, көрәш, армреслинг, бадминтон ,аркан тарту, йөзү, шахмат, шашка кебек спорт төрләре буенча узды. Барлык баллар исәпләп чыгарганча, Метрәй авыл җирлеге призлы урын алды, Әмәкәй авыл җирлеге-икенче, Вәрәшбаш авыл җирлеге-өченче, Рус Шуган дүртенче урын алды. Җиңүчеләр медальләр, кубоклар, шулай ук сертификатлар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International