"Мин сэламэт" акциясе

2019 елның 1 марты, җомга

Бу тормышта hәр кеше өчен иң мөhим әйбер-сәламәтлек. Сәламәт булу өчен, узеңнең көчеңне сакларга, сиңа килгән сигналга игътибар итәргә тиешлеген искәртеп, кичә 28 февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “Игелек уят” отряды волонтерлары белән берлектә Мөслимнең универсаль спорт залында ”Мин сәламәт!” акциясе уздырдылар. Акция вакытында волонтерлар гына түгел, ә залдагы барлык кешеләр безнең акциягә кушылып бадминтон, волейбол, өстәл теннисы уйнадылар. Сәламәт яшәү рәвешен яшүсмерләр арасында формалаштыру , сәламәтлек механизмнарын саклап калу, төп бурыч икәнлеген исәпкә алып эшләнелде. 
“Мин сәламәт!” акциясын үткәрү нәтиҗәсе hәр кешегә үзенең сәламәтлеген, яшьлеген, матурлыгын сакларга ярдәм итәр дигән өметтә калабыз. #Мөслим #Безмөслимлеләр #Безбергә #Игелекуят

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International