Кичә Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә тагын бер бәйге узды. “Открой в себе талант” дип исемләнгән республикакүләм конкурста сәнгать дөньясына тәүге адымнарын ясаучы, я мондый дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдә беренче тапкыр катнашучы балалар көч сынашты. Әйтергә кирәк, Мөслим сәнгать мәктәбе данын яклап кайткан кайбер укучыларыбыз өчен бу беренче чыгыш ясау түгел иде. Бәлки шуңадыр, нәтиҗәләр дә без көткәннән күпкә яхшырак булды. Фортепианода уйнау номинациясендә Эльвина Хафизова 2 дәрәҗә дипломант, сәнгатьле сөйләм номинациясендә Рания Галиуллина 1 дәрәҗә дипломант, Ислам Шәехов 3 дәрәҗә лауреат, Камилә Хәбибуллиа 2 дәрәҗә лауреат, тынлы уен коралларында уйнау номинациясендә Алмаз Сираҗетдинов 2 дәрәҗә лауреат, вокал номинациясендә Элиза Гиздатова һәм Булат Латипов 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Җитәкчеләре – Филүзә Шәрипова, Ләйсән Закирова, Рунар Шәяхмәтов, Гөлназ Йосыпова. Лауреат исемен яулаган укучыларыбызга Әлмәт музыка көллиятенә укырга керде дигән сертификатлар да тапшырылды. Димәк, әлеге укучыларыбыз көллият укытучылары тарафыннан югары бәяләнеп, урта һөнәри музыкаль белем бирү уку йортына чакыру алды. Тынлы уен кораллары бүлеге укучысы Алмаз Сираҗетдинов белән көллият укытучылары мастер-класс та күрсәтте.