Яз – табигатьнең җанланган, чәчәк вакыты. Март – туйлар өчен бик уңышлы ай. Халык сынамышларынча, март ае элек-электән туйлар уздыру өчен уңай булган. Барлык табигать озын кыштан соң уянган кебек, гаиләдә дә, һичшиксез, үзара килешү һәм гармония барлыкка киләчәк.
Шуңа күрә яңа язылышкан Вәлишиннар Айдар һәм Эльвира үзләренең гаилә тормышын нәкъ менә март аенда башлап җибәрергә карар кылулары гаҗәп түгел. 2019 елның 2 мартында алар балдаклар алыштылар һәм шулай итеп, Мөслим районында 2019 елның язгы туйлар эстафетасын ачтылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. яшь парларны котлап, бәхетле гаилә тормышы, мәхәббәт һәм иминлек теләде.