10 нчы март көнне Приют Шуран авылында Крәш Шуран мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективы "Масленница" язгы бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәм күңелле уеннар һәм концерт номерлары белән үтте.
Рус. Шуган авыл мәдәният йортында "Май чабу" массакүләм ял итү чарасы булып узды.
9 март көнне,Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре, оешма һәм предприятиеләре арасында XXIX кышкы спартакиаданың СУПЕРФИНАЛ ярышлары үтте
Крәш Шуран авыл мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан үзешчән чәчәкләр күргәзмәсе оештырылды.
Мәллә- Тамак авылы китапханәсе язның беренче бәйрәме, халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан, укытучылар һәм тәрбиячеләр белән "Ягез әле, кызлар" ярышы үткәрде. Бәйрәм җырлар, уеннар, биюләр белән үрелеп барды.
Ташлыяр авыл мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан "Могҗизалар кыры" дигән уен үткәрелде.
8 нче март көнне Михайловка авыл мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ягез әле, кызлар"дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Югары Табын авылы китапханәчесе "Еникине укыйбыз" дип аталган төбәкара акциядә катнашты: язучының әсәрләреннән күргәзмә оештырды, "Олуг әдибебез" исемендә кичә үткәрде. Бу чараларда Еникинең әдәби -әхлак темасын яктырткан әсәрләренә басым ясалды. Китап укучыларны язучының бик күп әсәрләреннән өзекләр белән таныштырды, аларда Еники иҗатына кызыксыну уятты. Шул хезмәте өчен китапханәче Башкортостан Республикасының Благовар район үзәк китапханәсе директорының Дипломына лаек булды.
Югары Табын авылы китапханәчесе, "Мин кулыма китап алам" акциясе кысаларында, Түбән Табын мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән очрашты. Һәркем үзе теләгән темага әдәби китап сайлап алды.
Начар метеорологик күренешләргә:
2019 елның 9 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
- буран; аерым районнарда бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән);
- көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил;
- юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
2019 елның 9 мартына
2019 елның 8 мартында 18 сәгатьтән 9 мартның 18 сәгатькә кадәр
Болытлы.
Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.
Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 10-15 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 20 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -3..-8, ТР көнчыгышында -11.
Көндез максималь һава температурасы -1..+4.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.