"Еникине укыйбыз" акциясе.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе "Еникине укыйбыз" дип аталган төбәкара акциядә катнашты: язучының әсәрләреннән күргәзмә оештырды, "Олуг әдибебез" исемендә кичә үткәрде. Бу чараларда Еникинең әдәби -әхлак темасын яктырткан әсәрләренә басым ясалды. Китап укучыларны язучының бик күп әсәрләреннән өзекләр белән таныштырды, аларда Еники иҗатына кызыксыну уятты. Шул хезмәте өчен китапханәче Башкортостан Республикасының Благовар район үзәк китапханәсе директорының Дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International