XXIX кышкы спартакиаданың СУПЕРФИНАЛ ярышлары

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

9 март көнне,Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре, оешма һәм предприятиеләре арасында XXIX кышкы спартакиаданың СУПЕРФИНАЛ ярышлары үтте. 2 февраль көнне башланган спартакиадада, барлыгы 35 оешма 15 командага бүленеп 5 атна буе көчләрен сынады. СУПЕРФИНАЛГА оешма һәм авыл җирлекләре финалларында беренче,икенче урын яулаган командалар чыккан иде.МВД,ГИМНАЗИЯ,ӘМӘКӘЙ һәм МЕТРӘЙ авыл җирлекләре. Спартакиаданың ябу тантанасы Чаллыдан килгән гимнастка @rich_art_116 чыгышы белән башланып китте.Соңыннан Район башлыгының урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы уенчыларга уңышлар теләп ярышларны тантаналы рәвештә ачып җибәрде.Бәйрәмнең бизәге булып "Тукай егетләре" бию ансамбленең чыгышы булды. Көн дәвамында волейбол, мини-футбол,йөзү,өстәл теннисы, бадминтон уеннары буенча җиңүчеләр билгеләнде.Быел, Мөслим муниципаль районының XXIX кышкы спартакиаданың СУПЕРФИНАЛда абсолют җиңүче булып МВД командасы калды, МЕТРӘЙ АҖ  2 урында, ӘМӘКӘЙ АҖ 3 урында, 4 урын ГИМНАЗИЯ.

Райондашларыбыз арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны күп булу безне сөендерә. Икенче елга юбилейный XXX Спартакиада узачак.Командалар һәм катнашучылар тагын да күбәер һәм шулай ук актив булырлар дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International