11 нче март көнне район мәдәният йортында Баланлы авыл җирлегенең катнашында "Авылым хатирәләре күңел сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының концерты булып узды.
Симәк авыл мәдәният йортында 8 Март-Хатын-кызлар көне уңаеннан "Язлар матур хатын-кызлар белән" тантаналы чара узды .
Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар уңаеннан, “Хатын-кызлар – җирнең бизәге” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
2019 елның 11 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде.
Мондый очрашуларның төп максаты булып яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы караш, гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлауны формалаштыру, шулай ук яшь буынның гаилә законнары өлкәсендә хокукый белемен күтәрү тора.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. укучыларга ГХАТ органнарының бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау хакында сөйләде.
Авыл җирлекләре арасында баручы смотр-концертларда алмаш гаиләләребез актив катнаша.
9-10 нчы март көннәрендә район мәдәният йортының балалар хореография коллективлары "Асса" җитәкчесе Тимкина И. Д., "Мөслим йолдызлары" җитәкчесе Вахитова Л. Р, "Мизгел" җитәкчесе Нәбиева К. В. Менделеев шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык-2019" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турында уңышлы чыгыш ясадылар.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
8 март көнне Мөслимнең универсаль спорт залында халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан волейбол ярышлары үтте.
10 март көнне Елгабаш авыл клубында "Могжизалар кыры" уены үткәрдек.
Яңа Карамалы авыл клубында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Язгы могҗиза" бәйрәм программасы булып узды.