Әдәби-музыкаль кичә.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар уңаеннан, “Хатын-кызлар – җирнең бизәге” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә котлаулар белән башлап китте, бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды. “Рәсем буенча җырны таны”, “Көйне таны” исемле конкурслар, күңелле сораулар әзерләнде, ахырда караокега кушылып җырлар башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International