2019 елның 11 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде.
Мондый очрашуларның төп максаты булып яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы караш, гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлауны формалаштыру, шулай ук яшь буынның гаилә законнары өлкәсендә хокукый белемен күтәрү тора.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. укучыларга ГХАТ органнарының бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау хакында сөйләде.