20 март көнне Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мәгьнәле үткән гомерләр мирас булсын буын-буынга» темасына районкүләм семинары үтте.

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

20 март көнне Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мәгьнәле үткән гомерләр мирас булсын буын-буынга» темасына районкүләм семинары үтте. Лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу рәвешендә оештырылган семинар укучыларның "Милләтемнең йөзек кашы - тел» темасына әзерләгән музыкаль сәламләве белән башланды. Семинарда мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде, катнашучылар белән берлектә мастер-класс оештырылды. Шулай ук укытучылар, ФДББС нигезендә оештырылган дәреләрдән видеоөзекләр тәкъдим итеп, тәҗрибә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International